Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Наталья Александрова: «Кр. Баран авылы юлларын рәткә китерәсе бар»

Алексеевск районының Зур Алан авыл җирлеге башлыгы Наталья Александрова үткән елга нәтиҗә ясый.

– 2023 елда үзара салым акчасын 700 сумнан җыйган булсак, 2024 елда 1000 сумнан җыярга булдык. Һичьюгы, башкарасы эшләргә азмы-күпме җитсен дип, шулай уйлаштык инде.

Бу акча, нигездә, трактор ремонтлауга, аңа ягулык-майлау материалы сатып алуга, кышын кар чистартуга, җәй көне чүп үләннәрне чаптыруга, тракторчыга хезмәт хакы түләүгә китә.

Шулай ук, һәр авылда юлларга вак таш түшәлә. Ел да, акча җиткән кадәр, юлларның карап тәртипкә китерелгән чакрымнарын озынайтып барабыз инде. Кр.Баранда юллар бетте, дисәм дә була. Безнең җирлеккә тиешле үзара салым акчасын 2023тә тулысынча биреп бетермәгәннәр иде, инде калган акча да килде. Зират юлын рәтләп куярга җыенган идек, акчаның вакытында килмәве янына, әле аның кары да ишеп явып китте.

2023 елда Зур Полянка авылында урамнардагы багана башларына күп фонарьлар эленде. Янып чыккан лампаларны да вакытында алмаштырып торабыз. Бер фонарь элү өчен генә дә 10 мең сумлап акча кирәк, – дип үз авыл җирлекләрендә эшләнгәннәргә тукталды Наталья Ивановна. – Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар һәм арадан киткән авылдаш фронтовиклар истәлегенә салынган һәйкәл тузды, яңасын салып булмасмы дип, тырыша идек. Аны шушы 2024 елдагы эш планына керттек. Махсус хәрби операциядәге алты ир-егетебезгә дә кулыбыздан килгән кадәр булышабыз. Дөньяларның тынычланып, аларның исән-сау килеш тизрәк әйләнеп кайтуларын телибез.

Хәлдән килгәнчә, авылны чиста тотарга омтылабыз. Кешеләр хәленә керергә, үтенеч белән килүчеләргә ярдәм итәргә тырышабыз.

2024 ел һәркемгә исәнлек-саулык алып килсен, ел азагында гына үземнең мамам 64 яшендә арабыздан китеп барды. Һәрбер кешенең якыннары янәшәсендә булсын, кайгы җилләре урап узсын. Эштә, гаиләләрдә, дөньяда тынычлык булсын иде инде бу 2024 елда! Иминлек булса, җирлектә дә, районда, республикада һәм илдә дә барысы яхшы булыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев