Чара керәшен мәдәнияте айлыгы кысаларында үткәрелгән
Менделеевск районының Монай авылында "Азарт" бию коллективы катнашучылары керәшеннәрнең халык уеннарын уйнаганнар. Уеннарны Монай авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре оештырган. Балалар "Кул яулык салу", "Йөзек салу", "Чабата белән уеннар" һәм башка уеннар белән танышканнар.

Нет комментариев