Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Митрополит Кирилл керәшен приходында келәү уздырды

Келәү Яр Чаллы шәһәренең «Неупиваемая Чаша» храмында узды.

10 январь көнне Казаз һәм Татарстан Митрополиты Кирилл Яр Чаллы шәһәренең  «Неупиваемая Чаша» храмында, Ирод тарафыннан Вифлеемда җазаланган 14 000 сабый истәлегенә, келәү уздырды.

Келәүне алып баруда Митрополитка керәшен священниклары да – «Неупиваемая Чаша» храмының настоятеле протоиерей Владимир Иванов һәм Татарстан митрополиясенең керәшен приходлары благочинные Павел Чурашов – ярдәм итә. Шулай ук, иманнар, дини җырыулар чиркәү-керәшен телендә дә башкарыла.

Келәүдән соң, Владыка барлык җыелганнарны Христосның Туым бәйрәме белән котлый. Шулай ук, ул декабрь аенда гына приход настоятеле итеп билгеләнгән отец Владимирга изге эшендә уңышлар теләп, аның ныклы приход туплавына ышанычын белдерә. “Президент Рөстәм Миңнеханов Татарстанның керәшен җәмәгатьчелеген хуплый, ярдәм итә. Көченнән килгәнчә ярдәм кулы сузганнарга, меценатларга да Ходай булышлыгы телим”, – дип тәмамлады ул сүзен.

Искәртеп китик, «Неупиваемая Чаша» храмы 2019 елның җәендә төзелә башлый, ә инде шул ук елның декаберендә анда беренче Литургия уза.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев