Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Менделеевск шәһәренең “Туганайлар” коллективы Сочидагы фестивальдә җиңү яулады

1-5 июльдә Сочида уздырылган халыкара “Яхта “Победа” конкурс-фестивалендә “Туганайлар” керәшен халык җыр һәм бию коллективы беренче дәрәҗә дипломга лаек булды

Конкурста Россиянең төрле төбәкләреннән, Мәскәү, Ковров, Ногинск, Ярославль, Сызрань, Иркутск, Когалым, Зеленоград, Сочи, Липецк, Воронеж, Тула, Волжский шәһәрләреннән җыелган иҗат коллективлары чыгыш ясаган. Сәхнәгә керәшен милли киеменнән “Туганайлар” коллективы чыккач, фестивальдә катнашучылар гына түгел, профессионаллардан торган жюри да гаҗәпкә калган.

“Туганайлар” коллективы Лазаревск шәһәренең милли мәдәниятләр үзәгендә булып, Сочида яшәүче барлык милләтләрнең культура үзенчәлекләре белән танышкан. Үзләре дә мастер-класс күрсәткәннәр. Хуҗалар Татарстаннан алып барган чәкчәкне дә, керәшен җыруларын да яратканнар.

Шулай ук, Сочи шәһәрендәге  татар һәм башкорт җәмгыяте чакыруы буенча, “Золотой колос” санаториенда хәйрия концерты куйганнар. “Туганайлар”ларга кушылып, тамашачы да керәшенчә биегән, җырлаган.

Безнекеләр фестиваль көннәрендә бер кочак дипломга, Рәхмәт хатларына лаек булганнар. Соңыннан, “Туганайлар” колективы җитәкчесе Ясминур Гыйззәтуллина янына килеп, “моңа кадәр керәшеннәр турында бернәрсә дә белмәгәнбез икән”, дип әйтүчеләр дә аз булмаган. Сочи шәһәренең татар автономиясеннән журналист Зөлфия Хәким үзләрендәге “Сәфәр” газетасына “Туганайлар” турында аерым язма да хәзерләгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев