Иске Гришкин һәм Бәзәкә җирлекләрендә, Менделеевск урманчылыгы участоклары чикләрен тәртипкә китерделәр
Активистлар «Татарстанның чиста урманнары» республика табигатьне саклау акциясенә кушылдылар. Пирчәткәләр, капчыклар һәм яхшы кәеф белән коралланып алар Иске Гришкин һәм Бәзәкә җирлекләрендә, Менделеевск урманчылыгы участоклары чикләрен тәртипкә китерделәр, - дип хәбәр итте "Менделеев яңалыклары".
– Табигатьне үзең өчен генә түгел, үсеп килүче буын өчен дә сакларга кирәк. Урманнарны бергәләп чистартыйк, – дип халыкны өндәде урманчылык участковые Әкъмәл Мөхәмәтҗанов.
Нет комментариев