Мартта Татарстан халкын озын яллар көтә
Хәбәрләр

Мартта Татарстан халкын озын яллар көтә

Татарстан халкын март аенда Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан дәвамлы яллар көтә.

Пәнҗешәмбе, 7 март, бәйрәм алды булганлыктан, эш көне озынлыгы 1 сәгатькә кыскарачак.

Россия Хезмәт кодексының 112 маддәсе 8 мартны бәйрәм ял көне итеп билгели. Бәйрәм 1975 елдан башлап билгеләп үтелә. 2024нче елда ул җомгага туры килә, шуңа күрә ял көннәре тагын өч көн рәттән — 8-10нчы көннәрдә дәвам итәчәк. Язның беренче аенда без 20 көн эшләячәкбез, ә 11 көн ял итәчәкбез.

Чыганак


Нет комментариев