Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Мәлкидә яшәүче Нина Васильевадан бакчачыларга киңәшләр

Кайбыч районының Мәлки авылыннан тәҗрибәле бакчачы Нина Васильеваның берничә сыналган киңәше сезгә дә ярдәмгә килер, көзен әйбәт уңыш җыеп алырга булышыр.

100 грамм суга 3-4 грамм аш тозы салып эретәбез. Орлыкларны шул эремәгә салып, 10 минутлап тотарга кирәк. Шушы вакыт эчендә кипкән ач орлыклар өскә калкып чыга, аларны алып ташлыйбыз. Калганнарын чиста суда юып, марлядан ясалган капчыкка тутырабыз.
Тозлы эретмәдән алгач, тук орлыкларны бүлмә температурасындагы суда – 20 минут, ә аннан соң салкынрак суга салып, шулай ук, 20 минут тотабыз.

Ә менә кыяр орлыкларын су урынына – 10 минут суыткычта, 10 минут бүлмә температурасында тотсаң, яхшы була. Моны 2-3 тапкыр кабатларга кирәк. Бу ысул ярдәмендә орлыклар салкынга бирешмәслек булып ныгый.

Кишер орлыгын 10 сәгать бүлмә температурасындагы суда тотарга кирәк. Әмма суны 2-3 сәгать саен алмаштырып торырга онытмагыз. Тиешле вакыт узганнан соң, орлыкларны чиста бер чүпрәккә төреп, 2-3 көнгә бер көрәк алымы туфракка салып куябыз. Шул вакыт эчендә кишер орлыклары шытып чыга һәм түтәлгә чәчергә бик уңайлы була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев