Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Мәләкәс авылы яшьләре яңа спектакль күрсәткән

Тукай районында бишенче ел рәттән уздырыла торган «Битлек» театраль фестиваль-бәйге бара.

4 ноябрь көнне Тукай районының Мәләкәс авылы мәдәният йортында Лев Кожевниковның "Добрый злой Шайтан" пьесасы куелды. Пьесаны, "Битлек" театраль фестиваль кысаларында, "Кәмит компания" коллективына йөрүче егетләр һәм кызлар сәхнәләштерде. Рольләрне башкаручылар арасында – Порфирий Карамзин, Андрей Казанцев, Владислав Михайлов, Макар Саттаров, Раиль Гаффанов һәм София Самойлова.

Спектакльнең режиссеры – мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Марина Казанцева. Шулай ук, спектакльнең музыкаль бизәлешен дә ул әзерләгән.

Чаллыга сәнгать колледжыннан килгән җюри әгъзалары спектакльгә уңай бәя бирде. Рольләрнең дөрес сайлануын, балаларның үзләрен сәхнәдә иркен тотуларын әйтте. "Илебездә шундый коллективлар булуы, яшүсмерләребез анда теләп йөреп, искиткеч матур тамаша куюларын күргәч, культурабыз югалмаячагына без ышанабыз", диде, – дип сөйләде Мәләкәс мәдәният йорты директоры Людмила Адамова.

Бәйрәм кичәсенә җыелган авыл халкы да тамашаны бер тында караган. Балаларның оста уйнавына сокланып карап, кызык җирендә көлеп, тормышны чагылдырган күренешләрне кул чабып хуплап утырган.

Фото: Людмила Адамова

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев