Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Мәктәпләрдә, махсус хәрби операция башлануның еллыгы уңаеннан, төрле чаралар уздырылуы мөмкин

Дәүләт думасы мәгариф комитеты башлыгының беренче урынбасары Яна Лантратова Россия мәгариф министры Сергей Кравцовка шундый тәкъдим җиткергән.

Аерым алганда, ул 24 февраль көнне мәктәпләргә махсус хәрби операция ветераннарын чакырып, махсус операция башлануның еллыгын билгеләп үтү тәкъдиме белән мөрәҗәгать иткән. Әгәр дә ветеран килә алмаса, махсус хәрби операция вакыйгаларын үз эченә алган видеоролик күрсәтергә булуын да искәрткән. 

Мәктәпләрдәге бу чараны «Махсус хәрби операция башланган көн» дип атарга һәм хәрби операциянең башланып китү тарихы, аңа китергән сәбәпләр, аның максаты һәм бурычлары, төп вакыйгалар барышы белән таныштырырга киңәш ителә. 

ТАСС хәбәренчә, Яна Лантратова «Көнбатышның коллектив гибрид агрессиясе» шартларында бар игътибар мәктәп укучыларында патритотлык хисе тәрбияләүгә юнәлтелергә тиеш, дип исәпли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев