Хәзерге вакытта магистратурада уку срогы ике ел тәшкил итә.
Югары уку йорты карары буенча специалитетны тәмамлаучыларга магистратурада уку вакыты бер елга кыскартылырга мөмкин. Бу турыда РИА Новости Россия Фән һәм югары белем бирү министрлыгы матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр итте.
«Магистратурага килгән белгечләрне укыту вакыты университет карары буенча, сайлап алынган әзерлек юнәлеше үзенчәлеген исәпкә алып, 1 елга кыскартылырга мөмкин», - диелә хәбәрдә.
Татар-информ
Фото: uralcons.org
Нет комментариев