"Кәсилә" ансамбле турында кызыклы фактлар
Хәбәрләр

"Кәсилә" ансамбле турында кызыклы фактлар

Мамадыш районы фольклор коллективлары белән танышуыбызны дәвам итәбез


1. «Кәсилә» фольклор ансамбле 2009 елда оешып китә. 2015 елдан ансамбль белән Берсут авылы мәдәният йорты директоры Хадеева Дилара Ханафовна җитәкчелек итә. Коллектив эшенең төп максаты - фольклор әсәрләрнең башкару осталыгын үстерү. Ансамбльда 15 яшьтән 62 яшькәчә 9 кеше шөгельләнә.

2. “Кәсилә” фольклор ансамбленең репертуары керәшен халык җырларынан тора. Халык хореографиясе элементларын һәм халык инструментларын файдаланып, коллектив керәшеннәрнең гореф-гадәтләрен, йолаларын өйрәнә. Коллектив “Мамадыш йолдызлар кабыза”, “Авыл йолдызы” фестиваль-конкурсларында, Рождество бәйрәмнәрендә һәм район күләмендә үткәрелгән төрле чараларда актив катнаша. Шулай ук “Кәсилә” фольклор ансамбле ел саен "Питрау" Республика керәшен мәдәнияте бәйрәмендә уңышлы чыгыш ясый.

Исегезгә төшерәбез, иртәгә Җырчы Җәкәү йортында Мамадыш керәшеннәре айлыгын йомгаклау фестивале булачак.


Нет комментариев