Кредитымны ничек киметергә? Түләү вакытынмы, түләү күләменме?
Кредит алган идем, хәзер аның бер өлешен каплау мөмкинлегем барлыкка килде. Алга таба түләү суммасын киметимме, әллә инде түләү вакытын азайтыйммы икән? Кайсы очракта отачакмын?
Юрист, арбитраж идарәче ярдәмчесе Алсу Әхмәтова фикеренчә, һәр очракны индивидуаль карарга кирәк.
“Мисалга кулланучы кредитын алып карыйк. Сезнең 9,9 процент белән 310 мең сум кредитыгыз бар ди. Аны 36 ай түлисе дип исәплик. Бу очракта ай саен банкка 9988 сум биреп барасыз. Кредит түләү дәверендә 49578 сум артык түләнеләчәк. Дүрт ай түләгәннән соң бер айда 40 мең түләргә карар кылдыгыз дип алыйк. Ай саен түли торган сумманы киметергә уйласагыз, 9988 урынына 8561не түләячәксез. Ягъни 1427 сумга азрак. Бу очракта артык түләү 8561 х 32 ай = 43 902 сум булачак.
Кредит түләү вакытын киметкән очракта сез шул ук 9988 сумны түләячәксез, әмма инде кыскарак вакыт аралыгында. 32 ай урына 27 ай гына түлисе була. Бу очракта артык түләү 9988 х 27 = 38555 сум килеп чыга.
Шуңа да һәр очракны индивидуаль карарга кирәк. Әгәр дә киләчәктә акчаны экономияләргә телисез икән, кредит түләү срогын кыскартыгыз. Хәзер кулыгызда артык акча булсын өчен ай саен түли торган сумманы киметергә кирәк булачак”, – дип аңлатты Алсу.
Фото: pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев