Коронавирусның иң тиз йога торган штаммы таралу турында кисәттеләр
Хәбәрләр

Коронавирусның иң тиз йога торган штаммы таралу турында кисәттеләр

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасындә бәяләүләренчә, ХЕ омикроннан 10 процентка тизрәк йога ала

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы галимнәре яңа һәм коронавирусның иң тиз йога торган штаммы - ХЕ барлыкка килүгә борчыла, диелә Los Angeles Times материалында. «Российская газета» шул турыда яза.

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасындә бәяләүләренчә, ХЕ омикроннан 10 процентка тизрәк йога ала. Әмма әлегә ХЕ штаммының иң куркыныч вариантка әйләнәчәге турында әйтергә иртәрәк, диелә хәбәрдә.

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматларына караганда, XE беренче тапкыр Бөекбританиядә быел 19 гыйнварда табылган. Аның белән авыручы җиде йөздән артык кеше теркәлгән.

ТИ

Фото: pixabay.com


Нет комментариев