Клара Медведьева: "Кешеләргә кирәкле булуып яшәвем белән бәхетле мин"
Хәбәрләр

Клара Медведьева: "Кешеләргә кирәкле булуып яшәвем белән бәхетле мин"

Клара Медведьева Россия Федерациясе cәламәтлек саклау министрлыгының медицина өлкәсендәге намуслы хезмәте өчен Рәхмәт хаты белән бүләкләнде


Ул тумышы белән Питрәч районының Янсуар авылыннан, хәзерге вакытта Казан шәһәрендә яши. 
Утыз елдан артык Республика клиник больницасының процедура кабинетында шәфкать туташы булып эшли. Үз эшенең остасы, тынгысыз, кече күңелле кеше. Тормыш иптәше белән ике малай тәрбияләп үстергәннәр. Оныгы Полинаның яраткан әбисе дә ул.  
"Эшемне бик яратам, кешеләргә кирәкле булуып яшәвем белән бәхетле мин. Иң зур куаныч - ул безнең бүлектә дәваланып, сихәтләнеп чыгып киткән кешеләрнең яңадан тормышка кайтуы", - диде Клара Михайловна.
 Рәхмәт хатын больницаның баш табибы  Рафаэль Шавалиев тапшырган.
 


Нет комментариев