Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Хуҗа Хәсән мәктәбендә район күләмендәге семинар үткәрелде

Анда “Үсеш ноктасы” үзәгенең эше белән таныштырганнар

16 мартта Кайбыч районының Хуҗа Хәсән урта мәктәбендә педагоглар өчен район күләмендәге семинар уздырылды.

Семинарда катнашучылар бу мәктәптә 2020 елда оештырылган “Үсеш ноктасы” үзәгенең эше белән таныштылар. Аерым алганда, алар өчен технология, информатика, тормыш иминлеге нигезләре буенча ачык дәресләр үткәрелде.

3D-принтер, виртуаль чынбарлык шлемы, планшетлы компьютерлар булган кабинеттагы информатика дәресендә 9нчы класс укучылары, укытучылары Сергей Петрович житәкчелегендә, 3D-принтерга сыерчык оялары модельләре әзерләделәр.

“Үсеш ноктасы” педагогы Светлана Альбертовна үз дәресендә квадрокоптер, фотоаппарат, дрон белән эш итү нечкәлекләренә төшендерде. Проектның мөһим өлешеннән берсе – шахмат уены. Укытучы Альберт Аркадьевич ярдәмендә, балалар "Рокировка" темасын өйрәнделәр.

Тормыш иминлеге нигезләре кабинетында балалар бәлагә очрап, сәламәтлегенә зыян килгән кешегә беренче медицина ярдәм күрсәтергә өйрәнделәр. 

Александр Михайлович уздырган “Технология” дәресендә 10нчы класс укучылары, аккумуляторлы дрель, электр лобзигы һәм башка инструментлар кулланып, районның 30 еллыгына багышлап сувенирлар әзерләделәр.

“Мәгариф” илкүләм проекты кысаларындагы “Заманча мәктәп” федераль проекты нигезендә эшли торган “Үсеш ноктасы”ның мәктәп укучыларын тормышка әзерләүдә,  аларга һәрьяклы белем бирүдә әһәмияте зур. Район мәктәпләреннән җыелган укытучылар өчен уздырылган бу семинар тагын бер кат шуны раслады.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев