Март аеның беренче ике көнендә халык Саклык банкына 1 триллион сумнан күбрәк акча салган.
2 марттан Саклык банкының “СберВклад Прайм” кертеме (вклад) буенча процент ставкасы еллык 21 процентка кадәр җиткерелгән. Ә бу исә кешеләрнең үзләрендә булган акчаны банкка салырга этәргән. Бу төр кертемгә акчаны 1 айдан 3 айга кадәрге вакытка гына да салырга ярый.
“Альфа-банк” һәм Совкомбанк та депозитлар буенча еллык табышның артачагы турында белдергәннәр. “Альфа-банк”та ул – 20 процентка кадәр, ә “Совкомбанк”та 8 процентка кадәр арттырыла.
Фото: pixabay.com
Нет комментариев