Россиядә халыкның исерткеч эчемлек куллануы арткан
Соңгы ун елда безнең илдә алкоголь куллану 40 процентка кимегән булган. Кызганычка, 2021 елда халыкта зур шешәләрдәге спиртлы эчемлеккә сорау 30-60 процентка арткан. Аерым алганда, NielsenIQ компаниясе бәяләмәсе буенча, 1 литрлы шешәләрдәге аракыны сату – 19, ә 0,7 литрлы шешәдәгесен сату 11 прпоцентка арткан. Аның каравы, 0,5 литрлы шешәгә салынган аракыга соару 5 процентка кимегән. 1 литрлы шешәдәге ликерларны халык 65 процентка күбрәк сатып ала башлаган.
Болар хакында Россия сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко “Здоровье нации” форумында ясаган чыгышында сөйләгән.
Фото: pixabay.com
Нет комментариев