Керәшен кызы  Анастасия Утягановага Россиянең спорт мастеры исеме бирелде
Хәбәрләр

Керәшен кызы Анастасия Утягановага Россиянең спорт мастеры исеме бирелде

Сарсаз-Баграж кызы Анастасия Утяганова чаңгы спорты буенча Зәебез данын лаеклы яклый

Олимпия чемпионы Федор Симашев исемендәге олимпия резервы спорт мәктәбе спортчысы Анастасия Утяганова «Россиянең спорт мастеры» исеменә лаек булды.  Кызның тренеры - Сергей Колесов.

Анастасияне олы исемгә лаек булуы белән котлыйбыз! Киләчәктә спорт мәйданда тагын да зуррак уңышларга ирешергә язсын!

 

Зәй офыклары


Нет комментариев