“Әйдә, ШаяРТ” татар КВН лигасының яңа сезоны башланып китте.
Ике ел рәттән чемпион исемен алган КВН җыелма командасы быел катнашмый. Ләкин егетләр уеннарны күзәтеп бара.
Без керәшеннәр командасының капитаны Дмитрий Баранов белән сөйләшеп, бу елгы уенчылар турындагы фикерен белдек.
– Дима, синеңчә, яңа сезонда кем чемпион исемен алырга лаек?
Минем фаворитлар арасында – былтыр финалга чыккан “Тукай районы җыелма командасы”, Актаныштан "Нәмәкәй" һәм Мәдәният хезмәткәрләре һөнәри берлеге "Профкәмит" командасы. Яңалардан берсен дә аерып әйтә алмыйм, – диде ул.
Дмитрий үзе дә быелгы авторлар арасында икән.
“Әйдә, ШаяРТ”ның чирек-финалы мартта узачак.
Нет комментариев