Керәшен мәдәни үзәге балалар өчен Яңа ел тамашасы әзерли
Хәбәрләр

Керәшен мәдәни үзәге балалар өчен Яңа ел тамашасы әзерли

23, 24 декабрь көннәрендә балалар өчен «Җаңа җыл урманында ни булмас...?» дип исемләнгән Яңа ел тамашасы булачак.

Нәниләрне могҗизаларга бай спектакль, тәмле печенье бизәү буенча мастер-класс, Кыш бабай һәм Кар кызы белән очрашу көтә. Тамаша 1,5 сәгать дәвамында, ике телдә барачак. Аны Я. Емельянов исемендәге мәдәни үзәк хезмәткәрләре һәм республика керәшен оешмасының «Бәрәкәт» яшьләр бүлеге активистлары әзерлиячәк.

Белешмәләр өчен телефон: 89196236628.


Нет комментариев