Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Керәшен кызлары кигән калфаклар белән таныштырабыз

Гомер-гомергә керәшен хатын-кызлары статус белән киенгәннәр. Һәр буынның үз төсе, үз киеме, үз өлгесе булган.

Кияүгә чыкмаган кызлар бары тик калфак кигәннәр. Кияүгә чыккач, бер ел – түгәрәк яулык, аннары аны салып, мәләнчек белән яулык бәйләгәннәр. Шулай ук, ир хатыннары беркайчан да калфак кимәгән. 

Төрле як керәшеннәренең төрле ысул белән эшләнгән калфакларын тәкъдим итәбез.

Кызлар баш киеме – ак калфак. 

 

Башына ак калфак кигән кыз (арка яктан). Казан арты.   

 

                 

Ак калфаклы кыз. Мишә буе төркеме (Казан арты). Кызның өстендә алачадан тегелгән күлмәк һәм алъяпкыч, башында ак калфак һәм ука-чачак, тәңкәле бизәнү әйберләреннән олы сырга, түшлек һәм муенса.   

 

 

 Кызларның тамбур чигелешле калфак-чачаклары. Казан арты.

 

 

Башына калфак-чачак кигән, чәч толымына чәчкап (тезмә) бәйләгән кыз. Мишә буе төркеме.

 

       

Ука-чачак

 

Калфак өстеннән маңгаена ука-чачак бәйләгән кыз.

Р.Г. Мөхәмәдованың "Керәшен киемнәре" китабыннан алынды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев