Алан-Полян клубының “Алан” фольклор коллективы солисты Равиль Федотовны армия сафларына озату кичәсе.
Солдатка озатуда һәр якның, һәр авылның диярлек үз йоласы - туган йортында дус-ишләре белән озату мәҗлесе уздырыла, кайбер авылларда китүчеләр авылда йорттан-йортка кереп саубуллашып китә. Аның кайтуын авылдашларының бүләкләре, чиккән кулъяулыклар көтә. Равильне армия сафларына озату кичәсендә “Чулпы” керәшен халык фольклор ансамбле кызлары чиккән кулъяулык бүләк иттеләр.
Нет комментариев