Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Күңелләргә дәва булып

Балчыклы авыл клубында күптән зур, матур концерт куелганы юк. «Балчыклы җиңгиләре» коллективы артистлары да олыгаеп бара. Ә күңел җыр, көй сорый

Күптән түгел үзебезгә кунакка Түбән Камадан «Сүрәкә» һәм «Баш чишмә» керәшен фольклор ансамбльләрен кунакка чакырдык. Балчыклы клубының 50 кешелек тамаша залы туп-тулы булды, өстәмә эскәмияләр алып кердек, басып торучылар да бар иде.

Башта Петр һәм Павел апостоллары чиркәве атакае Вячеслав чыгыш ясады, ул авылдашларны котлап, теләкләрен җиткерде һәм ураза башланачагы турында искәртте.

Аннары концерт башланды. Халык сагынган икән артистларны: һәр чыгышны алкышларга күмделәр, «афәрин!» дип кычкырдылыр, кушылып җырлаучылар һәм биючеләр дә булды. «Сүрәкә»нең олылар коллективы шулхәтле оста итеп җырлый, сәхнәдә үзләрен бик иркен тота – чын профессионаллар менә!

Анастасия Усачеваны телгә алмый булмый. Бу яшендә биеп, җырлап, шигырь сөйләп йөргән тутабыз барыбызны да шаккатырды. Аның алдында баш иябез.

Яшьләрнең дә киемнәре, үз-үзләрен тотышлары сокландырды. Кызлардан күз алып булмый: сәхнәдә аккошлар йөзә, диярсең... Радмила Вәлиуллина һәм Илдус Ибраһимов «Чын, чын әйтәмен» җырына бию башкарганда, тик утыру бик авыр булды, күңелләр җилкенде.

Түбән Каманың 55 еллыгына багышлап «Сүрәкә» ансамбле «Түбән Кама» җырын да башкарды. Ул җырның көен коллектив аккомпаниаторы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Азат Нәҗмиев язган.

Валентина Тупаева вафат булгач, аның эшен тиешенчә югары дәрәҗәдә Ольга Вәлиуллина дәвам итте. Ул ире һәм балалары белән Балчыклыда яши. Ольга Владимировна да ансамбльләре белән зур уңышларга ирешеп килә, традицияләр турында да онытмый. Гомумән, Вәлиуллиннар гаиләсеннән башка авылда бер генә бәйрәм дә узмый.

Концерттан соң кунакларыбызны тиз генә җибәрәсе килмәде. Аларны сыйладык, бергәләп җырлашып утырдык. Безнең әниләрнең, әбиләрнең җырларын башкарып, кунакларыбыз күңелләребезне күрде. Соңгы очрашу булмасын, әле тагын килерләр, дип өметләнеп калабыз. Тиздән җәйләр, Питрау бәйрәме җитәр. Аны бергә үткәрербез, дип ышанам.

Надежда Анисимова, Балчыклы авылы клубы мөдире

Фото: Эльмира Ситдыйкова

"Туган як"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев