Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Келәүле тал

Тал хәзерге түтиләрнең балачагын гына түгел, аларның нәнәләре һәм әбиләренең дә нәни яланаяклары белән үз тирәсендә йөгереп йөргәнен, җиләк җыйганын хәтерли

Җил-давылларда сыгылса да сынмыйча үсте тал. Ялгыз нечкә талга, ул чакларда, йөгерек суы җырлый-җырлый агучы чишмә сердәш булды. Талның тамырларына шифа, кәүсәсенә ныклык биреп, чишмә акты да акты. Кар-бураннар да, үтелгән еллар да аның челтер тавышын үзгәртә алмады. Яңгырсыз җәйләрдә тал, үзенең тамырлары белән чишмәгә тагын да ныграк сыена төште, аның дымын үзенә сеңдереп, кәүсәләре буйлап – югарыга, кояшка үрелгән яфракларына тереклек шифасы таратты. Шул яфрак-чуклары белән, үз янына ял итәргә тукталган кешеләрне кояш эссесеннән саклады.

Яңгыр теләп келәү итүләргә дә ничәмә-ничә кат шаһит булды тал. Карт-карт әбиләрнең учак ягып казан асканнарын, анда тирә-якка тәмле ис таратып ботка пешкәнен дә күрде. Шул тирәдә чыр-чу килеп уйнаган бала-чаганың казан янына җыелганын да, әбиләр савытка ботка бүлгәнне түземсезләнеп көтеп утырганнарын да күрде. Әбиләрнең күккә төбәлеп, Ходайдан җаңгыр сорап келәү иткәннәрен дә тыңлады тал. Үзе генә түгел, чишмә белән бергә тыңладылар. Бирегә келәү итәргә килүче Бөрешле карчыклары буыннары алмашынып, киемнәре башкачага әйләнсә дә, йолалары гына үзгәрмәде. Тал белән чишмәне дә кадерләп атап йөртә башладылар: Ак чишмә... Келәүле тал... Болай олылау талга да, чишмәгә дә ошады...

Еллар узды. Талның да Ак чишмә-көзгегә карап көязләнгән сыгылмалы зифа чаклары күптән үтте. Түбәле өй-корылма каплаган, тирә-ягын кешеләр танымаслык итеп матурлаган Ак чишмәгә үрелеп карый алмый инде ул хәзер. Йокымсыраулы тынлыкка чумып, яшьлек дустының агышын гына тыңлый.

Келәүле тал... Коры җәйләрдә дулаган өермәләр, җил-давыллар ботакларын, кәүсәләрен ничәмә-ничә мәртәбә сындырып-сындырып томырды аны. Ә  Келәүле тал,  җан яраларын түтиләрнең җаңгырсыз җәйләрдәге келәү моңы сеңгән кайрылары белән ямый-ямый, һаман тормышка, мәңгелек яшәешкә ялганды. Аның кәүсәләре дә, яшен чәрдәкләгән җаныдай, әллә ничәгә телгәнсә дә, барысы да бергә тоташып, зәңгәр күккә омтылды.

Керәшеннәр үзләре дә шул Келәүле талдай түгелме соң? Аларның да, Келәүле тал шикелле тормыш зилзиләсенә бирешмичә, үз тамырларын, үз кан хәтерләрен һәм үз асылларын саклап, киләчәккә барышлары...   

 

Фирая МОРАТОВА.

Фотода: Менделеевск районының Бөрешле авылында үсә ул гасырлар кичкән келәүле тал.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев