Башкаладагы бу яңа квартал мәгълүмат технологияләре компанияләрен 4 мең яңа эш урыны белән тәэмин итү мөмкинлеге бирә
“Спартак” аяк киеме фабрикасы урынында төзелә торган яңа IT-кварталының мәйданы 43 мең квадрат метр тәшкил итәчәк. Аны Республика көненә өлгертергә тиешләр.
2022 ел безнең Татарстанда Цифрлаштыру елы булганлыктан, республиканың цифрлы инфраструктурасын комплекслы үстерү күздә тотыла. Әлеге максатка юнәлдерелгән махсус проектларны тормышка ашыру өчен 1 миллиард 600 миллион сум акча биреләчәк. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов шул хакта карар кабул иткән.
IT-квартал белән беррәттән, барлык авылларны югары тизлектәге интернетлы итү, дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрне дә электрон вариантка күчерү – Цифрлаштыру елында республикада башкарылырга тиешле төп эш.
Фото: pixabay.com
Нет комментариев