Казан епархиясе бу бәйрәм чарасын Татарстанның мәдәният министрлыгы һәм республиканың иҗади коллективлары ярдәмендә оештырган. Чарада Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан, Татарстан Республикасы тарихи һәм мәдәни истәлекләрен торгызу "Яңарыш" республика фондының башкарма директоры Татьяна Ларионова, РФ Дәүләт Думасы депутаты Ольга Павлова һәм
Казан епархиясенең дин әһелләре катнашты. Митрополит Феофан җыелган тамашачыларга сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итте.
Концерт барышында танылган җырчыбыз Марина Карпова һәм Татарстан Республикасы керәшеннәрнең "Бәрмәнчек" дәүләт фольклор ансамбле чыгыш ясады.
Фотолар Татарстан Митрополиясе сайтыннан алынды
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны МАХ-канал да карап барыгыз.
Нет комментариев