Казанда НАТО трофей техникасы күргәзмәсе эшли
Казан Үзәк стадионы парковкасында «Дөреслектә көч — горурлык һәм Җиңү» трофей хәрби техника күргәзмәсе ачылды.
Казан — әлеге күргәзмә тукталган уникенче нокта һәм аны кабул итүче дүртенче миллионлы шәһәр. Экспозициянең төп максаты — махсус операция зонасында көрәшүче хәрбиләрнең батырлыгы турында искә төшерү.
Күргәзмәдә 14 Көнбатыш хәрби техникасы, шул исәптән Abrams танкы, М113 бронетранспортерлары, Мarder, Bradley пехота хәрби машиналары, Mastiff, Kirpi бронялы автомобильләре һәм ату һәм танкка каршы корал үрнәкләре тәкъдим ителгән.
Күргәзмәне 19 ноябрьгә кадәр 10:00 сәгатьтән 16:00 сәгатькә кадәр бушлай килеп күрергә була.
Экспозицияне Свердловск, Чиләбе, Курган, Төмән, Кемерово, Новосибирск, Оренбург өлкәләрендә, Алтай республикасында, Ханты-Манси һәм Ямал-Ненец автоном округларында инде 1 миллионнан артык кеше караган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев