3 июньдә Башкортстанның Бакалы районында Сабантуй узды.
Бакалыда элек-электән Сабантуй оештыру традициясе бар. Анда игенчеләр һәм терлекчеләр, аларның гаиләләре, район халкы һәм илнең төрле почмакларыннан килгән күпсанлы якташлары, дуслары, якыннары җыела. Бәйрәм конкурслар, милли уеннар, җырлар һәм биюләр белән үрелеп барган.
.jpg)
Бәйрәмдә Татарстанның халык артисты Виталий Агапов, республика керәшен иҗтимагый оешмасының “Бәрәкәт” яшьләр бүлеге җитәкчесе Алексей Дмитриев һәм керәшен яшьләре активисты Ярослав Петров та кунак булып кайтты.
“Бәйрәмгә чакырылуыбызга бик шатбыз, район җитәкчелегенә рәхмәтлебез. Җылы каршы алдылар. Без дә үз чиратыбызда Татарстан керәшеннәренең иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Иван Егоров исеменнән Илек авылына караоке бүләк иттек һәм бакалыларга Виталий Агапов матур җырларын яңгыратты”, – дип хәбәр итте Алексей Олегович.

Фото:https://vk.com/bakaly_adm
Нет комментариев