Карендәшебезнең чираттагы уңышы
Хәбәрләр

Карендәшебезнең чираттагы уңышы

Балык Бистәсе районының Бирдебәк авыл клубы мөдире Евдокия Григорьевна Толстова «Милли ризык - 2024» фестиваль-конкурсында җиңгән.

Төрле өлкәләрдә актив эшләгәне өчен Евдокия күпсанлы Дипломнар белән бүләкләнә. Узган Сабантуйга да ул кунак буларак бармаган, анда да бәйгедә катнашкан. 

Балык Бистәсе районы тәм-том осталары ел да Сабантуй бәйрәмендә уздырыла торган «Милли ризык-2024» бәйгесенә бик күп татлы камыр ризыклары әзерләгәннәр. Карендәшебез Евдокия Толстова да үзенең тәмле ризыклары белән шушы бәйгедә көчләрен сынап караган. 

 – Балык Бистәсе районы милли ризык җитештерүчеләре арасында үткәрелгән «Милли ризык - 2024» фестиваль-конкурсында Казаклар Чаллысы авылы җирлеге исеменнән катнашып «Милли керәшен кухнясы» номинациясендә җиңү яуладым, – дип яза ул үзенең социаль челтәрләрендә. 


Нет комментариев