Хәбәрләр

Карендәшебез гер спорты буенча көмеш медальләр яулады

Питрәч районының Кибәч авылыннан Александр Дормидонтов Үзбәкстанда узган ярышларда катнашкан.

7-12 сентябрьдә Хива шәһәрендә гер күтәрү спорты буенча дөнья чемпионаты узды.

Россия җыелма командасы составында Кибәч авылыннан Питрәч спортсмены Александр Дормидонтов катнашты. Ул ветераннар арасында чыгыш ясады һәм «Рывок» һәм «Длинный рывок» номинацияләрендә ике көмеш медаль яулады.

Чыганак


Нет комментариев