Хәбәрләр

Карендәшебез Антон Тимашов Россиякүләм ярышларда танылган

3-4 февральдә Төмәндә чаңгы узышлары буенча Россия Кубогына ярышларның VI этабы узды.

Анда Татарстан җыелма командасы составында Зәйнең Федор Симашев мәктәбе спортчысы, карендәшебез Антон Тимашов катнашты. Бу хакта «Зәй офыклары» хәбәр итә. 
Антон 15 километр арага ирекле стильдә масс-старт узышларында бронза медаль алды. Ул Россиянең атаклы спортчылары Александр Большунов һәм Алексей Червоткиннан гына калышты. Бу ярышларда Татарстан командасы 4218 очко җыеп, беренче урын яулады. Бу узышларда безнең Антонның да өлеше зур.

 


Нет комментариев