Карабаянда зур келәү узачак
4 ноябрь Теләче районының Карабаян авылының престол бәйрәме – Көзге Казанский.
4 ноябрьдә, Казан Алла Анасы иконасының бәйрәм көнендә, инде алты гасырдан артык тарихы булган Карабаян авылында, әлеге исемне йөртәчәк храм ачылуын беләбез инде. Быел,бәйрәм уңаеннан, 2 ноябрьдә, Карабаянда зур келәү узачак.
«Шушы көнгә авылдашлар белән җыелып чиркәүне чистартып кайттык. 2 ноябрьдә Алла Анасының Казан иконасы чиркәвендә зур келәү үтәчәк. Авылда чиркәвебез 1939-40 елларда ябыла. Шушы вакыттан изге тәре авыл кешеләрендә сакланып калган. Аны авылдашыбыз Алексей Кислов коткарып кала. Үзе ул сугышта һәлак була. Тәрене баштарак хатыны саклап тота, хәзерге вакытта кызларында саклана. Шушы тәрене яңа чиркәүгә кайтару вакыйгасы булачак. Барлык авыл халкы да бу көнне көтәбез»,– дип язды Карабаяннан Мария Яковлева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев