Хәбәрләр

Кайбычның «Тәңкәләр» фольклор коллективы фестивальдә катнашты

Олы Тәрбитнең “Тәңкәләр” фольклор коллективы 2008 елда оешкан.

Коллектив фольклор-сәхнә юнәлешендә эшли, шул ук вакытта үз авылларының традицияләрен һәм җырларын башкару рәвешен саклап калырга тырыша. Керәшен халкы җырлары коллективы репертуарында – йола, уен, бию, хор җырлары. Җырлаудан тыш, бәйрәмнәр, халык күңел ачулары да үткәрелә. Коллектив авыл, район, республика чараларында актив катнаша. “6 июльдә коллективыбызны Чувашия республикасының Комсомол авылында үткән “ата-бабаларның зирәклеге” дигән төбәкара фольклор фестивальгә чакырдылар. Бик теләп анда катнаштык. Дипломнар белән бүләкләндек”, – диде Олы Тәрбит китапханәчесе Инна Драндрова.

 

 


Нет комментариев