Әлеге чараның төп максаты - бөтен Россия буенча яшәүче милләтләр арасында туганлык һәм дуслык җепләрен ныгыту.



Фестивальдә катнашучыларны һәм кунакларны район башлыгы урынбасары Ләйсән Галиева котлады. Фестиваль кысаларында катнашучылар җыр-бию этнокомпозицияләре, милли уеннар, әкиятләр һәм әкият геройлары белән таныша алдылар. Бәйрәм кунаклары өчен милли кухня, яулыклар сату күргәзмәсе, балалар өчен интерактив зоналар әзерләнгән иде.
Нет комментариев