Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Иванай егете Михаил: “Барам, әни, мин бармый кем барсын?!”

Мобилизацияләнеп, контракт белән һәм үз теләкләрен белдереп, махсус операция зонасына киткән батыр егетләребез хәзерге вакытта илебезне саклый.

1989 елда Балык Бистәсе районының Иванай авылында туган Михаил Токранов та шундый егетләребезнең берсе. Михаил башлангыч белемне – туган авылы Иванайда, урта белемне күрше Казаклар Чаллысы мәктәбендә ала. Әти-әнисе – гомерләренең күп өлешен терлекчелеккә багышлаган, тырыш кешеләр. Михаил рәхәттә үткән балачагын әле дә еш искә төшерә. Башка балалар шикелле үк, әти-әнисе тәрбиясендә яши ул: уйныйсы килсә уйный, яшьтән үк олыларга ияреп фермага йөри. Әтисе белән көтү көтә, фермада маллар караша, әнисенә сыерлар саварга булыша. Эш сөя торган егет булып үсеп җитә. Үзен гел яхшы яктан гына, үрнәк малай итеп күрсәтә. Яхшы билгеләргә укый, җырлый, бии, гармунда уйнарга ярата.

Фотода: Михаил үзенең туталары белән.

“Дус-ишләре күп, барысы да якын һәм үз итәләр аны. Гаиләләре белән бик уңганнар. Гаиләдә өч бала – ике кыз, бер малай. Михаил мәктәпне тәмамлаганнан соң, Түбән Кама шәһәренә китте. Олы тутасы Люба һәм җизнәсе Михаилларда торып, 53нче лицейда укыды. Эретеп ябыштыручы һөнәрен үзләштерде. Саратов шәһәрендә армиядә дә хезмәт итте. Әниләренә командирларыннан гел мактау сүзләре генә ишетергә туры килде”, – дип сөйләде тутасы Евдокия Григорьевна.

Фотода: Михаил туганнары янында.

Хезмәт срогын тутырып туган ягына кайткач, Түбән Камадагы “Термостепс” оешмасында эшли. Эштән бер вакытта да зарланмый. Матур гына гаилә корып җибәрә. Тормышларын ямьләндереп биш яшьлек кызлары йөгереп йөри. Тыныч кына үткән көннәрнең берсендә, һич көтмәгәндә, Михаилның кулына тагын махсус операциягә чакырылуы хакында повестка тоттыралар. Әнисе: “Улым, әллә бармыйсыңмы соң, йөрәгең дә авырта, без дә картайдык, кем карар инде безне, кем кулларына калырбыз”,  – дип, елый-елый, улын үгетли. “Барам, әни, мин бармый кем барсын?! Егет кешегә качып йөрү килешми”, – дип рюкзагына кирәк-яракларны тутырып, туган авылыннан, газиз кешеләреннән аерылып, тиешле урынга китеп бара.

Ул якыннарының үзе өчен борчылуларын бер дә теләми. Элемтәгә керә алганда барысы да яхшы гына дип хәбәр итә. Бер дә зарланмый, якыннарының катлы-катлы яудырган сорауларына: “Хезмәтне үтәү өчен бар шартлар да бар. Хәрби кырда ничек булырга тиеш, шулай”, – дип кенә җавап бирә.

Ничек кенә булмасын, әни йөрәге баласының чит җирләрдә булуын авыр кичерә. Туган илен сакларга, якларга бурычлы икәнен аңласа да, күпме күз яше, йокысыз төннәр үткәргәнен ул үзе генә белә. Аның күзләре, көн дә тәрәзәгә карый-карый, улын көтә. Авырлыкларга түзә-түзә, алты ай вакыт үтеп тә китә. Михаил Иванович Россия Оборона министрлыгының “За боевые отличия” медале белән бүләкләнә. Шуннан соң, Михаил ике атнага ялга кайта. Туганнары, дуслары җыелышып каршы алалар. Санаулы көннәр бик тиз үтеп китә. Михаил тагын юлга кузгала. Исән-имин генә булсыннар!

Украинада махсус хәрби операциядә катнашучы батыр ир егетләребез өчен туган җиребездән һәр хәбәр дә зур сөенеч, рухландыручы, батырлыкка өндәүче көч булып тора. Шуңа, һәр төбәктә аларга ярдәм күрсәтү максатында оештырылган “Үзебезнекеләрне ташламыйбыз!” патриотик акциясе бара. Балык Бистәсе районында да шушы көннәрдә генә мобилизацияләнгән солдатларга ярдәм җыюны оештырдылар. Авыл түтиләре күңел җылысы кушып бәйләнгән җылы оекбашлар солдатларга ярдәм итәр, егетләрнең аякларын гына түгел, җаннарын да җылытыр, дип ышаналар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев