Иске Гришкин «Авыл көнен» үткәрде
Авыл көне - үл һарвакыт игелекле, якты тантана һәм бү юлы да халык бәйрәм очрашуына ашыкты.
Иске Гришкин авыл җирлеге башлыгы Костантин Алексеев, авылдашларын һәм килгән кунакларны котлап, барысына да иминлек һәм озын гомер теләп бәйрәмне ачып җибәрде.
«Тәртип һәм матүрлы кхөкем сөргән авылда күнаклар булу бик күңелле. Бу юлы бәйрәм «Авылкөне» һәрберегезгә күтәренке кәефләр һәм яшәүдарте бүләкитсен! Күңелләргә якты хисләр бирсен, киләчәккә өметһәмышанычны арттырсын!», - дип билгеләп үтте авыл җирлеге башлыгы.
«Бәйрәмне дәвам итеп , авыл җирлегенең иҗтимагый тормышында актив катнашучыларга, спонсоларга буләкләр тапшырды. Чараның мәртәбәле кунагы Менделеев район башлыгы урынбасары, район советы депутаты Галеева Ләйсән Камилевна барлык кунакларны бәйрәм белән тәбрикләде. Район башлыгы Радмир Ильдар улы исеменнән котлау юллап, Мактау Кәгазьләре тапшырды. ТР Мәдәният Министрлыгы мактау грамотасы белән Иске Гришкин мәдәният йорты сәнгать житәкчесе Клавдия Михайлова,. ТР Мәдәният Министрлыгы рәхмәт хаты белән Иске Гришкин мәдәният йорты директоры Япаева Mария. Менделеев район башлыгы рәхмәт хаты белән китапханәче Галина Бармакова бүләкләнделәр.
Бәйрәм флагын тантаналы төстә күтәр үхокүкы, 40 ел бергә иңне- иңгә күеп гомер иткән Рәйханә Закировна һәм Миннемөхәмәт Амирович Мазитовлар гаиләсенә бирелде. Авыл җирлеге башлыгы аларга истәлекле бүләк тапшырды. «Карамельки» бию төркеме, "Ромашка" бакчасы балалары да матурчыгышлары белән сөендерделәр. Балалар өчен кызыклы үеннар белән аерым мәйданчык гөрләде. Иске Гришкинда егетләр б укөнне 50 кг капчыклы он күтәреп йөгерделәр, гер күтәреп тә, таяк тартышып та көч сынаштылар. Таяк тартышуда хатын-кызлар да кимен күймады Агач бүкәннәргә басып, печән тутырылган капчык белән «бәргәләштеләр». Паралашып бер-берсен арбага утыртып та ярыштылар. Яланаяк таздагы сүда бию дә ярышүчыларның күңеленә хүш килде. Түгәрәккә җибәрелгән әтәчне быел да Илья Стрелков эләктерде. Соңрак күңелдәге изге теләкләрне, якты хыялларны барлап, бәйрәм учагы кабынды. Учак тирәли түгәрәк уенда балалар да олылар да күңелачты. "Бигәш" халык фольклор ансамбле, Менделеевск шәһәре «Туганайлар», Сәйтәк авылының «Карендәшләр» ансамбльәре, Яна Шалаумова, Николай һәм Андрей Казанцевлар чыгышлары ямь өстенә ямь булды, бәйрәм рухы өстәде. Бәйрәмнең алып баручылар Виктор Япаев, Раушан Зиннуров кунакларны дәртләндереп, уеннарны бик мавыктыргыч итеп оештырдылар. Бәйрәм ахырына якынлашканда да беркемнең дә елга бер генә була торган әлеге очрашу мизгелләреннән аерыласы килмәде, барысы да бер дулкында дискотека моңнарына кушылдылар. Иске Гришкинда бәйрәм шәп булды!», - дип сөйләде Галина Бармакова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев