"Бигәш" ансамбле "Ыштыр-ыштыр" биюе буенча мастер-класс үткәрде
9 февраль көнне Менделеевск районының Иске Гришкин авылы Керәшен мәдәни үзәгендә "Бигәш" халык фольклор ансамбле мастер-класс күрсәтте. Алар "Ыштыр-ыштыр" дип аталган керәшен биюен биергә өйрәттеләр.

Иске Гришкинның Керәшен мәдәни үзәге, ул вакытта район главасы булган, Валерий Чершинцев ярдәме белән 2019 елда капиталь ремонттан соң ачылган. Монда үз музейлары, китапханәләре, мәдәният йорты эшләп килә.



Музейда күргәзмәгә куелган экспонатлар бик кызыклы.

Китапханәләрендә балалар өчен дә, олылар өчен дә китаплар күп. 2002нче елдан бирле "Туганайлар" газетасының подшивкалары да җыелып бара.

Нет комментариев