Ипотекага яңалык кертәләр
Ипотека кредитының процент күләме кимергә мөмкин. Торак алучыларга моңа кадәр күрелмәгән шартлар тудырырга ышандыралар. Кайбер заем бирүче банклар кредит алырга теләүчеләргә бераз гына сабыр итәргә куша башлаган. Ел башыннан ипотека ставкасы 1,2-1,5 процентка кимегән. Бу хакта ипотека торак кредиты агентлыгы (АИЖК) хәбәр итә.
Гыйнвар аенда фатирны уртача еллык 12 процент белән алырга мөмкин булса, бүген бу сан 10га калган. Махсус программалар буенча бирелгән кредитларның процент ставкасы тагын да түбәнрәк, дип ачыклык кертә белгечләр.
АИЖК мәгълүматларыннан күренгәнчә, дүрт ай эчендә илдә 1,8 триллион сумлык ипотека рәсмиләштерелгән. Мисалга, апрель аенда 49,58 мең кешегә 87,57 млрд сумлык кредит бирелгән. Узган ел исә бу айда 50,79 мең кеше 82,66 млрд сумлык рәсмиләштергән булган. Күренеп тора, кредит суммасы арткан. Ә алучылар саны кимегән.
Ипотека кредитына ни өчен үзгәрешләр кертергә уйлыйлармы? Чөнки торак базарында вәзгыять күпләрне уйланырга мәҗбүр итә. Төзелә торган йортлардан фатир сатып алырга теләүчеләр саны кимегәч, төзелеш оешмалары кыен хәлдә калды. Моны истә тотып, ил күләмендә бу проблемадан чыгу юлларын табарга кирәклеге турында сүз алып барылды. Яңа йортлардан фатир алырга теләүчеләргә өстенлекле кредит тәкъдим ителү дә шуның нәтиҗәсендә. Күптән түгел Премьер-министр Дмитрий Медведев та банкларда ипотека кредиты ставкасы 6-7 процентка калырга тиешлеген әйтте. АИЖК җитәкчесе Александр Плутник белән Сбербанк рәисе Герман Греф бу хәл алдагы ике елда тормышка ашачагын җиткерә.
Русипотека аналитик үзәге башлыгы Сергей Гордейко исә процент ставкасы кайбер кешеләргә мөһим булмавын да белдерә. Баксаң, ипотека кредиты алучылар арасында йортның кайда урнашуы, фатирның үзенчәлекле булуына өстенлек бирүчеләр дә бар икән. Тик андыйлар саны бик аз икән. Күпчелек ташламаларга кызыга. Баш өстендә нинди дә булса түбә булдырырга теләүчеләр отышлы вариантлар булганда гына ипотека рәсмиләштерергә тырыша, ди ул.
Торак базарында арзанлы фатирларга сорау да күбрәк икән. Икенчел базардагы бөтен мөмкинлекләре булган бик үк иске булмаган фатирлар да тизрәк сатыла. Ә менә яңа төзелеп килә торган йортларда бәянең төзелеш барышында үзгәреп торуы күпләрне уйланырга мәҗбүр итә.
- Икътисадый хәлгә анализ ясасак, аның тотрыклы һәм шул вакытта яхшырак булуын телисе килә, - ди күчемсез милек буенча белгеч Олег Репченко. - Фатирлы булырга теләүчеләрнең күпчелеге кеременең тотрыклы булмавыннан зарлана. Кредитны түли алмауларыннан куркалар.
Олег Репченко торак алу өчен ипотеканың иң кулай алым булуын да җиткерә. Ул беренче взносны мөмкин кадәр күбрәк тупларга кирәклеген белдерә. Ә менә беренче кертемең булмаган килеш ипотека рәсмиләштерергә кирәкми дигән киңәшен дә җиткерә. Моннан тыш ипотеканы 15 елдан да артыкка алырга ярамый икән. Айлык түләүләре ким кебек күренсә дә, гомуми суммасы шактый чыгачак.
Сүз уңаеннан, Росреестр мәгълүматларына күз салсак, биш ай эчендә Татарстанда 40 меңләп ипотека килешүе теркәлгән. Шуның 17 меңләбе торак йортлар булса, 1800е - яшәү өчен булмаган биналар, 5500е - җир кишәрлеге. Ипотека килешүе нигезендә биш ай эчендә 8 мең кеше, социаль ипотека буенча 3388 гаилә фатирын үз исеменә рәсмиләштергән.
Лилия Нурмөхәммәтова
"Ватаным Татарстан"
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев