Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Йолдызнамә: озак уйлыйсыз, тимерне кызуында сугарга кирәк

Йолдызлар ниләр юрый икән?

Кучкар (21 март — 20 апрель) Алдыгызга-артыгызга карамыйча башыгызны ташлап каядыр чабасыз да чабасыз. Бераз ял итү турында уйларга да кирәктер инде.

Үгезбозау (21 апрель — 20 май) Ике ут арасында калырга туры килмәгәе әле сезгә. Беркемне дә яклап сүз әйтмәгез. Ахырдан таякның авыр башы үзегезгә төшүе ихтимал.

Игезәкләр (21 май — 21 июнь) Ачуыгыздан ярылырдай булсагыз да, тышка чыгармагыз. Аңа башка чыгу юлы эзләгез, һичюгы урманга барып бар көчегезгә кычкырып булса да кайтыгыз.

Кысла (22 июнь — 22 июль) Эш күп диеп уфтанмагыз, эшләп кеше үлми. Үзегезнең кирәклегегезне тыю ук рәхәтлек бирә бит. Бераз шул ягын да уйлагыз.

Арыслан (23 июль — 23 август) Әңгәмәдәшегезнең тел төбенә төшенергә тырышыгыз. Аның сезгә зур әһәмияткә ия берәр яңалык әйтергә тырышуы ихтимал.

Кыз (24 август — 23 сентябрь) Әйләнә-тирәдәгеләрнең сөйләшүләренә колак салгалагыз. Шул рәвешле кайчак шәп мәгълүмат эләктереп алып була. 

Үлчәү (24 сентябрь — 23 октябрь) Сезгә ике нәрсәнең берсен сайларга кирәк булачак. Ныклап уйлагыз. Ахырдан, ник алай итмәдем икән, дип сагышланып йөрергә туры килмәслек булсын.

Чаян (24 октябрь — 22 ноябрь) Сезгә бер урында гына утырырга кирәкми, уйларыгызны таратыр өчен һичюгы урам әйләнеп булса да кайтыгыз.

Укчы ( 23 ноябрь — 21 декабрь) Озак уйлыйсыз, тимерне кызуында сугарга кирәк. Яшәү урынын алыштыру мәсьәләсе килеп басарга да мөмкин.

Кәҗәмөгез (22 декабрь — 20 гыйнвар) Алтын урталыкны табарга тырышыгыз. Бөтен эшне дә эшләп бетереп булмый. Бераз ял итәргә дә кирәк. Санаторийга бару ягын карагыз.

Сукояр (21 гыйнвар — 18 февраль) Сәламәтлегегез турында кайгыртыгыз, игътибарсызлыгыгыз кыйммәткә төшмәсен. Матур уйлар уйларга тырышыгыз, яманнарын куып таратыгыз.

Балык (19 февраль — 20 март) Бертуктаусыз чабуыгызның нәтиҗәсен берничә айдан күрерсез. Иң мөһиме — күңел тынычлыгы саклагыз.

Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев