Бу сроктан соң вазгыять тотрыкланачак
Россиядә коронавирусның яңа дулкыны вакытында госпитализация буенча рекордлы күрсәткечләр булачак, дип хәбәр итә "Татар-информ".
Иммунолог Николай Крючков: «Хәзердән үк Мәскәү бу дулкын вакытында госпитализация буенча рекод куячак дип әйтеп була. Минем карашка, башка төбәкләрне дә шул хәл көтә. Авыручылар саны ким дигәндә 2,5 атна артачак», — дип сөйләгән.
Белгеч сүзләренчә, бу сроктан соң вазгыять тотрыклана һәм акрынлап авыручылар саны кими, әмма бу артуга караганда 2-2,5 тапкыр акрын барачак.
Фото: pixabay.com
Нет комментариев