Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Игорь Дмитриев – популяр телевизион проектның финалына узган

Керәшен егете, яшь җырчы Игорь Дмитриев “Яңа йолдыз” телевизион проектының яңа сезонында катнаша икән.

 

Проектның кастинг этабы инде зәңгәр экраннарга да чыгып өлгерде. Анда Игорь үзенең “Тургайлар” дип аталган җырын башкарган. Жюри членнары егетне киләсе этапка уздырганнар.

Сүз уңаеннан, 647 кеше проектта катнашу теләген белдергән, аларның 50се генә төп этапларга узган. Финалга 6 катнашучы узса, җиңүче инде берәү генә булачак.

Проектның финалы 15 ноябрьдә узачак. “Яңа йолдыз”лылар танылган эстрада артистлары белән чыгыш ясаячаклар. Концерт тәмамлангач, проект җиңүчесе игълан ителәчәк. Ул "Татар Җыры" фестивалендә, елның төп музыкаль вакыйгасында чыгыш ясау хокукына ия булачак

Сүз уңаеннан, Игорь Дмитриев шушы көннәрдә "Ашыктык" дип аталган яңа җырын чыгарды.

Көен үзем яздым, ә сүзләре – Гөлфия апа Шакированыкы. Башта Гөлфия апа Шакировадан берәр матур шигырь сорап яздым, ул җибәрде. Шунда ук ошаттым. Көен үзем яздым, килешле булды, – дип сөйләде җырчы.

Яңа җырына клип төшерү турында әлегә уйламаган. Бүгенге көндә телевизион проект эчендә “кайный”.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев