Сарманда "Нәүрүз" бәйрәме оештырганнар
23 март көнне Әнвәр Залаков исемендәге ял паркында халкыбызның милли бәйрәме "Нәүрүз" үткәрелгән. Бу турыда "Сарман" хәбәр итә. "Язлар белән җиргә Нәүрүз килә" дип исемләнгән театраль тамаша "Игәнә" халык фольклор ансамбле, "Идел" бию төркеме һәм башкалар катнашкан. Бәйрәмдә кече футбол ярышы, төрле кызыклы уеннар үткәрелгән, борынгы йолалар күрсәтелгән. Кунаклар кайнар коймактан һәм боткадан авыз итә алган.
Фото: "Сарман"
Нет комментариев