Илнең бөтен территориясендә диярлек яңа елның беренче аенда температура нормадан бер градуска югары булачак. Бу хакта Россия Гидрометеоүзәгенең лаборатория мөдире Людмила Паршина хәбәр итә.
Төньяк-көнбатышта төннәрен һава температурасы −10 градус, көндез −5 градус тәшкил итәчәк. Үзәк округның төньягында, шул исәптән Мәскәү төбәгендә шуңа якын температура көтелә. Дөрес, төннәрен суытканда термометрның терекөмеш баганасы −21 градуска, ә көндез −15 градуска кадәр төшәргә мөмкин.
Россиянең үзәк өлешенә килгәндә, анда салкын булачак. Әйтик, көньяк Уралда төннәрен һава температурасы −19..-24 градус, көндез исә −10..-15 градус тәшкил итәр дип көтелә. Себернең көньягында тагын да суыграк (төнлә −25 градуска кадәр, көндез −14..-19 градус) булачак. Красноярск краенда һәм Иркутск өлкәсендә бер градуска суыграк булуы фаразлана.
Январдә Россиянең Европа өлешендә һәм Уралда күп явым-төшем көтелә. Красноярск краеның төньягында һәм Көнбатыш Себернең көньягында явым-төшем күләме нормага якын булачак. Шунысын да искәртик, гыйнварда көн озынлыгы сизелерлек арта. Әгәр ай башында көн озынлыгы 7 сәгать 20 минут тәшкил итсә, ай ахырында ул 1 сәгать 20 минутка артачак.
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны МАХ-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев