Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Янсуарда изге эш – зиратлар чистартылды

Адәм баласының мәңгелек йорты - зират. Аның яныннан узган һәр кеше бу дөньяның мәңге түгеллеген искә төшерә һәм мәңгелек йортка күчкән әби-бабайлары, якыннары, туганнары исеменә иман әйтә, кылган гамәлләре турында уйлана.

Питрәч районының Янсуар авылында гомер итүче Екатерина Яковлева язды бу хакта:

 

«Бүген яшәгән йортыбыз ничек чиста булса, зиратыбыз да җыештырылган, тәртип салынган, анын кабер рәшәткәләре буялган булырга тиеш. Монын савабы да әйтеп бетергесез.
Һәр авылның уңган-булган, өлгер, тырыш кыз-уллары бар. Алар үзләренең эш-гамәлләре белән күпләргә үрнәк булып яши.
Әйтәсе килгән сүзем, олы хөрмәтем, авылыбыздан читтә яшәүче авылдашыбыз Венера Степанова-Закирова турында булыр. Венера Ивановна читтә яшәүче авылдашларыбыз белән бергә берләшеп, үткән шимбә, 20 июль көнне, Казак очы зиратында җыештыру, чистарту, биек агачларны кисү эшләре башкардылар. Кыскасы, өмә үткәрелде. Әлбәттә, бу эш Янсуар авыл җирлеге башлыгы Василий  Таланов белән берлектә оештырыла.


"Зират - ул авылыбызның күз нуры. Һәрберебезнең соңгы, мәнгелек урыны ул" -  ди Венера Закирова.


«Тормыш мәшәкатьләренә карамастан, вакыт табып, өмәдә катнашкан авылдашларга зур рәхмәтебезне белдерәбез.
Зиратларны чистарту өмәсендә катнашу туганнарыбызны искә алу гына түгел, динебезгә һәм карендәшләребезгә карата зур хөрмәт, йола-гадәтләребезне баетуга да изге адым булып тора.  Шунын өстенә, мәнңелек йортыбызны чистартып, күпме савап та алабыз.
Дөньялар тыныч, имин булсын!», – дип дәвам итте сүзен Екатерина Яковлева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев