Яңа Усы мәктәбендә хатын-кызлар көне уңаеннан күңелле чара узган
Хәбәрләр

Яңа Усы мәктәбендә хатын-кызлар көне уңаеннан күңелле чара узган

Мөслим районының Яңа Усы авылындагы төп гомуми белем бирү мәктәбендә «Без – керәшеннәр» проекты катнашучылары белән, Мөслим керәшеннәре декадасы булуын да истә тотып, Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан “Әниләр белән эшлекле иртәнге аш» уздырылган.

Әлеге чарага «Без керәшеннәр» проектында катнашучы укучылар һәм аларның әти-әниләре җыелды.

«Яшь буынга карендәшләребезнең тарихын, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен җиткерү максатыннан, 2014-2015 уку елыннан Яңа Усы мәктәбендә «Без — керәшеннәр» дип аталган тәрбия проекты эшләп килә. Укучылар әти-әниләре, укытучылар белән берлектә халкыбызның җәүһәрләрен өйрәнәләр, гореф-гадәтләрен, бәйрәмнәрен яңарту өстендә эш алып баралар. Бүгенге көндә әлеге проект 5 юнәлештә эшли: «Бессмертный полк. Кряшены», «Минем ыру агачым», « По следам истории...»,  «Без-бергә», «Керәшен бәйрәмнәре», — дип хәбәр иттеләр Яңа Усыдан.

 


Нет комментариев