Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Яңа бәрәңге ашыйсыздыр инде?

Бәрәңге шытып чыгу белән чүп утыйбыз, колорада коңгызы белән көрәшәбез, агу сибәбез... Инде уңышын җыяр көннәр дә җитеп бара.

Бәрәңге шытып чыгу белән чүп утыйбыз, колорада коңгызы белән көрәшәбез, агу сибәбез... Ничек тә икенче икмәкнең уңышлы булуын телибез. Төрле сортларын табабыз,  иртә өлгерә торган сортлы бәрәңгеләр утыртып, июнь азагында инде яңа бәрәңгедән авыз итүчеләр дә бар. Андый сортлы бәрәңге булмаса, гадәтиләре өлгеререп килә.

Без “Туганайлар” газетасын укучылар арасында “Ничек быел бәрәңге?” дигән сораштыру уздырган идек. Әлеге сораштыруда катнашып барлыгы 33 кеше җавап бирде. Шуларның 48.48 %ы – “Элҗендә генә карыйбыз әле бәрәңгене”, 27.27 % – “Яңгыр кирәк!”, “Казанскийга казырбыз дип 15.15 %, ә 12.12 %ы “Яхшы, эре генә “ дип җавабын язды. “Бераз начаррак инде” дип борчылып җавап бирүчеләр 3.03 %.

Зәй районыннан Клавдия Максимова:

«Яңгыр авылда булгалап торды. Зәйнең үзендә сирәк яуды. Ашый торырга дип 4чиләк янбакчага утырткан идек иртәрәк, әйбәт. Олы бакчадан караган юк әле. Менә бу атнада кайткач карарга исәп. Бәрәңге быел булыр. Узган ел булмады. Ике ел начар булды. Быел өмет бар»,

Лениногорскидан Юрий Филиппов::«Яңгыр кирәк», Зоя Новикова: «Куптэн яңа бәрәңге ашыйбыз инде», Виталей Егоров: «Чәчәк ата, ягырлар яусын иде», дип язган иделәр.

Шулай ук  Теләче районының Субаш авылыннан Татьяна Романова:

“Без быел соң утырттык. Шуңа алып та карамадык әле”,– диде.

Зәйнең Югары Баграж мәдәният йорты директоры Хрипунова Гөлшат та шушы ук сүзләрне кабатлады.

Мамадыштан Тамара Якимова:

“Шушы көннәрдә алып карадык, йодрык кадәрлесе дә бар. Шулай да, әле ваграк, яңгыр булмагач бик үсмәгән. Көннәр бар, үсәр, август ахыры сентябрь башында алырбыз”, – диде.

Ә сездә ничек бәрәңге уңышы? Алып карадыгызмы әле?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев