Ялларда нинди һава торышы көтелә?
Бу арада Татарстанда кыска вакытлы яшенле яңгырлар, секундына 19 метр тизлектә көчле җил белән бик җылы, тотрыксыз һава күзәтелде.
Гидрометеоүзәк мәгълүматларына караганда, шимбә-якшәмбе — 22 һәм 23 июньдә республика көньяк циклон йогынтысында калачак. Һава температурасы берникадәр төшә. Шимбә — 22 июньдә көндез +21...+26 градус, төнлә +10...+16 градус күрсәтәчәк. Урыны белән яңгырлар явып узачак. Кайбер районнарда көчле явым-төшем, секундына 15–20 метрга кадәр тизлектә җил көтелә. Якшәмбе — 23 июньдә һава температурасы көндез +19...+24 градустан артмаячак.
Синоптикларның башлангыч фаразына караганда, киләсе атна башында республикада кыска вакытлы яшенле яңгырлар яву ихтималы сакланып калачак. Һава температурасы +20...+25 градус тәшкил итәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев