Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Якты Күлдә «Илнең төп китабы» дип аталган мәгълүмат сәгате узган

Бүген, 12 декабрь, Россиядә Конституция көне. Шул уңайдан Зәй районының Якты Күл мәдәният йортында балалар белән мәгълүмат сәгате оештырылган.

Чарада катнашучыларны Конституциянең барлыкка килү тарихы, аның структурасы, Россия гражданнарының хокуклары һәм бурычлары белән таныштырдылар, дип хәбәр итә «Зәй офыклары». Монда шулай ук, «Мин — Россия гражданы» китап күргәзмәсе дә булган.

«Балалар хокукый викторинада актив катнаштылар, Россия Федерациясенең төп символларын искә төшерделәр. Чара барышында туган ил турында шигырьләр яңгырады. Балалар үзләре өчен Конституциянең дәүләт өчен әһәмиятен үзләштерделәр, хокукларны гына түгел, бурычларны да белергә кирәк, дигән нәтиҗә ясадылар», — диде мәдәният йорты директоры Татьяна Егорова.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев