ГТРК «Татарстан» телеканалында «Туым жондозы» турында сөйләштеләр
Хәбәрләр

ГТРК «Татарстан» телеканалында «Туым жондозы» турында сөйләштеләр

Я. Емельянов исемендәге мәдәни үзәкнең бүлек җитәкчесе Ирина Муллина «Хәерле көн, Татарстан» тапшыруында булды

«Туым жондозы — 2024 » керәшен җыруларын яшь башкаручылар конкурс-фестиваленең огркомитеты рәисенең урынбасары, Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәкнең мәгълүмати-методик тәэмин итү бүлеге мөдире Ирина Муллина «Хәерле көн, Татарстан» тапшыруында булган. Тапшыру барышында керәшеннәрнең йола-гадәтләре турында да сөйләшкәннәр.

Тапшыруны 25 январь (четверг) көнне, иртәнге сәгать 10:00 күрсәтәчәкләр.

Исегезгә төшерәбез, тиздән, 3 февральдә Казан шәһәренең «Сәйдәш» мәдәни үзәгендә республикакүләм «Туым Жондозы» фестиваленең Гала-концерты узачак. Финалистлар Гран-при өчен көч сынашачаклар.


Нет комментариев