Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

«Туым Жондозы 2024» фестиваленең финалистлары билгеле

3 февральдә Казан шәһәренең «Сәйдәш» мәдәни үзәгендә керәшен җыруларын яшь башкаручыларның республикакүләм «Туым Жондозы» фестиваленең Гала-концерты узачак. Финалистлар Гран-при өчен көч сынашачаклар.

Керәшен җыруларын яшь башкаручыларның республикакүләм «Туым Жондозы»-«Рождественская звезда» конкурс-фестивале быел 13нче тапкыр оештырыла. Конкурсның сайлап алу турлары 2023 елның ноябрь һәм декабрь айларында биш зонада уздырылды, катнашучылардан 100дән артык гариза килгән иде. Сайлап алу турлары Кайбыч, Кукмара, Чистай, Әлмәт районнарында һәм Казан шәһәрендә узды. Бу елның 10 январенда мәртәбәле жюри I дәрәҗә лауреатларны (40ка якын кеше) онлайн тыңлап, гала-концертта катнашу өчен иң-иңнәрен сайлап алды. 

Гала-концертта финалистларны бүләкләү тантанасы булачак. Махсус номинацияләр һәм истәлекле бүләкләр тапшырылачак. Шулай ук, 2 Гран-при бүләге биреләчәк: солистлар һәм фольклор коллективлар арасында.

«Туым Жондозы 2024» финалистлары

«Фольклор-этнографик ансамбль»
5 яшьтән 11 яшькә кадәр:

1. «Борды-Чишмә» ансамбле (Тукай районы; җитәкчесе Маслова Е.А.)
2. «Бөрлегәнем» коллективы (Кукмара районы, Село-Чура авылы; җитәкчесе: Архипова Л.В.)
3. «Ялкын» фольклор ансамбле (Кукмара районы, Кече Чура авылы; җитәкчесе: Закирова И.Х.)
4. «Гылбулар» фольклор ансамбле (Кайбыч районы, Зур Тәрбит авылы; җитәкчесе: Гибадеева Г.Р.)

12 яшьтән 17 яшькә кадәр:
1. «Сүрәкә» керәшен халык фольклор ансамбле каршында эшләп килүче «Җиз кыңгырау» ансамбле (Түбән Кама районы, җитәкчесе Валиуллина О.В.)
2. «Инешкәй» ансамбле (Кайбыч районы, Хуҗа Хәсән авылы; җитәкчесе: Бартязова С.А.)
3. «Яшь Сәүдияр» ансамбле (Кайбыч районы, Иске Тәрбит авылы; җитәкчесе: Давыдова А.Р.)
4. «Асыл бизәк» фольклор ансамбле (Әлмәт районы; җитәкчесе: Кузнецова К.Ж.)

«Халык вокалы»

5 яшьтән 11 яшькә кадәр:
1. Демидова Юлия Петровна (Теләче районы, җитәкчесе: Семенова Е. П.)
2. Шаймарданова Милана Рамилевна (Казан; җитәкчесе: Казакова М. П.)
3. Матвеева Екатерина Петровна һәм Матвеева Анна Александровна дуэты (Кайбыч районы; җитәкчесе: Тлепова Р. А.)
4. Рыцевы Ксения һәм Екатерина дуэты (Башкортстанның Бакалы районы; җитәкчесе: Чубараева Т. В.)
5. Гилязов Ранис Анисович (Казан; җитәкчесе: Зарипова А. Р.)
6. Альбина Мукашева (Мамадыш районы)

12 яшьтән 17 яшькә кадәр:
1. Андреев Богдан (Кукмара районы; җитәкчесе: Сафарова )
2. Герасимов Алевтин Алексеевич (Кукмара районы, Село-Чура авылы; җитәкчесе: Игушина А. М.)
3. Иван Пугачев белән Амелия Феофанова дуэты (Казан)

18 яшьтән 35 яшькә кадәр:
1. Скворцов Егор Александрович (Казан; җитәкчесе: Казакова М.П.)
2. Николаева Зоя Геннадьевна (Кукмара районы, Поршур авылы)
3. Воронова Регина Зуфаровна (Алабуга районы; җитәкчесе: Салимуллина Н.А.)

«Аутентик вокал»
18 яшьтән 35 яшькә кадәр:

1. Мустафина Инзиля Ринатовна (Әлмәт районы; җитәкчесе: Мухарева Л. А.)

«Халык җырларын башкаручы вокаль ансамбль» 
12 яшьтән 17 яшькә кадәр:

1. «Млада» балалар фольклор ансамбле (Нагәйбәк районы, Кассель авылы)
2. «Мирас+Азаль» коллективы (Зәй шәһәре, Вәлиуллина Ә.Х.)

18 яшьтән 35 яшькә кадәр:
1. «Забава» халык җырлары ансамбле (Әлмәт районы; җитәкчесе: Галкина М. В.)

«Этник вокал-инструменталь башкару»
5 яшьтән 11 яшькә кадәр:

1. «Балтырган» вокаль-инструменталь фольклор ансамбле (Казан; җитәкчесе: Галкина Т. Г.)

Елның иң көтеп алынган вакыйгасы — «Туым Жондозы» фестиваленә билетлар инде сатуда. Белешмәләр өчен телефон: 8(843)293-16-29. 
Башлана 15:00 сәгатьтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев